Зәй офыклары

Зәйлеләргә мәшгульлек турында закондагы үзгәрешләр турында аңлаттылар

Агымдагы ел башыннан шактый гына законнарга үзгәрешләр кертелде. Аларның кайберләре мәшгульлек, хезмәткә түләү мәсьәләләре белән бәйле.Әлеге яңалыклар турында район мәшгульлек үзәге директоры Екатерина Андреева сөйли.

Беренчедән хезмәт хакының минималь күләме турында әйтеп үтәсем килә. 2011 елның 1 гыйнварыннан бюджет секторы оешмалары өчен хезмәт хакының минималь күләме 12792 сум күләмендә билгеләнә. Бу 2020 елның 29 декабрендә кабул ителгән “Хезмәт хакының минималь күләме турында» законның 1нче маддәсенә үзгәреш кертү турында» Федераль закон нигезендә үзгәрде. Татарстан Республикасында 2020 елның 30 декабрендә ТР Хөкүмәте, ТР Профсоюзлар федерациясе һәм ТР Эш бирүчеләр берләшмәсенең координацион советы арасында өчяклы килешү төзелде. Аның нигезендә 2021 елның 1 гыйнварыннан бюджеттан тыш сектор оешмалары өчен хезмәткә түләүнең минималь күләме 15400,00 сум тәшкил итә.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2393 номерлы карары нигезендә 2021 елга эшсезлек буенча пособиенең минималь һәм максималь күләме билгеләнде. «Россия Федерациясендә халыкны эш белән тәэмин итү турында» Россия Федерациясе Законының 34нче маддәсе 1нче һәм 2нче пунктларында күрсәтелгән пенсия яшендәге гражданнардан тыш, билгеләнгән тәртиптә эшсез дип танылган гражданнар өчен:
- эшсезлек буенча пособиенең минималь күләме 1500 сум,
- эшсезлек буенча пособиенең максималь күләме 12130 сум күләмендә - эшсезлек чорының беренче өч аенда, 5000 сум - эшсезлек чорының алдагы өч аенда;
Эш эзләү максатларында гражданнарны теркәүнең вакытлы кагыйдәләре 2021 елның 31 мартына кадәр озайтылды. Әлеге карарны РФ Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: