Зәй офыклары

Зәйлеләргә товарны запаска җыярга сәбәп юк (видео)

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы санитар-эпидемиологик иминлек буенча комиссия карарын үтәү йөзеннән атна саен уздырылучы авыл хуҗалыгы ярминкәләре 16 марттан туктатылды.

Шул сәбәпле, шәһәребезнең “Энергетик” Мәдәният сарае каршында оештырылучы шимбә ярминкәсен  дә 21 марттан туктату турында карар ителде. Әлеге карар шулай ук санитар-эпидемиологик вазгыять белән бәйле рәвештә кабул ителде.
-Тулаем алганда, шәһәр һәм районда азык-төлек базарындагы вазгыять тотрыклы һәм ул даими конрольдә тора. Кибетләр һәр көнне товар төрлелеге, аларның җитәрлек күләмдә булуы һәм бәяләрнең артуына юл куймау максатындатикшереп торыла. Бездә товар кытлыгы да, аларга ажиотаж да юк. Әйтик, кайбер сәүдә челтәрләрендә кичтән азык-төлек, хуҗалык товарларының ниндидер төрләре бетә башлаган икән, иртәнгә киштәләр тулы була. Республиканың товар бүлү үзәкләрендә азык-төлек, башка төр көндәлек куллану товарлары запасы җитәрлек. Шуңа күрә азык-төлекне, башка товарларны күпләп сатып алып куюга, зур запас булдыруга бернинди дә сәбәп юк, -диде район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Марина Захарова.
Шунысын да әйтик, кибетләрдән тыш, шәһәрдә “Зәй” агросәнәгать паркы эшләп тора. Биредә крестьян-фермер хуҗалыклары  һәм  ярдәмче  хуҗалыклар җитештергән сыйфатлы авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алырга була. Күпләр инде әлеге сәүдә ноктасын үз итте.
-Кулланучылар продукциянең  сыйфаты  өчен  борчылмасыннар,  аларның  сыйфатын    ветеринария  хезмәте  тикшереп тора. Агросәнәгать паркы 28 төрдә продукция эшләп чыгара. Тиздән без шәһәр үзәгендә диярлек агросәнәгать паркының бер сәүдә ноктасын  ачабыз. Анда шулай ук барлык төр азык-төлек булачак. Бүгенге көндә дә бездә азык-төлек ассортименты бай. Ит һәм ит ризыклары, ярмалар, шикәр комы, сөт ризыклары, ярымфабрикатлар – барысы да бар. Бәяләргә килгәндә, без аларны арттыру яклы түгел, - диде технолог Аркадий Шалафаев.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: