Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйлеләргә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү зарурлыгы турында искә төшерәләр

Үлән януга каршы көрәшнең бердәнбер нәтиҗәле ысулы - аны булдырмау, шулай ук гражданнарның аңлы рәвештә коры үсемлекне яндырудан тулысынча баш тартуы.

Барлык коры үлән яну очраклары  да диярлек кеше гаебе белән килеп чыга. Кайвакыт үлән яндыру аңлы рәвештә башкарыла. Коры үләнне яндыруның контрольдә тотыла торганы аркасында янгын куркынычы кимеми, чөнки үлән януны контрольдә тоту бик сирәк мөмкин була.

Коры яфраклар, үләнне һәм чүп-чарны яндырып, гражданнар җилнең гади учактан да идарә итә алмаслык ут барлыкка килүен исәпкә алмый. Үлән яну зур мәйданнары били һәм бик тиз тарала. Көчле җил булганда ут фронты сәгатенә 25-30 км тизлек белән хәрәкәт итә. Бу аны сүндерүне бик авырлаштыра.

Янгыннарының тагын бер сәбәбе - хулиганлык гамәлләре яки саксызлык: караучысыз калдырылган учак, ташланган тәмәке төпчеге, мотоцикл яки автомобиль глушителеннән чыккан очкын.

Урман массивлары, дача ширкәтләре янында, торак пунктлар биләмәсендә корыган үләннең януы аеруча куркыныч. Җылы һәм җилле һава шартларында янгыннар зур мәйданга тарала, аларны сүндерү өчен дистәләрчә кешенең тырышлыгы таләп ителә.

Хөрмәтле Зәй муниципаль районы һәм Зәй шәһәре халкы, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен онытмагыз һәм үтәгез!” – дип кисәтә Зәй муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев