Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйлеләрне 3-НДФЛ формасы буенча салым декларациясен тутыру мәсьәләсе буенча вебинарга чакыралар

Бушлай вебинарда теләгән һәркем катнаша ала.

8 апрельдә 10:00 сәгатьтә Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе “2020 ел өчен физик затлар кеременә салым буенча салым декларациясен тутыру үзенчәлекләре (3-НДФЛ формасы). Милек сатканда 3-НДФЛ формасы буенча декларацияләр тапшырмау очрагында салым контроле” темасына мәгълүмати вебинарда катнашырга чакыра.

Вебинар спикеры - Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 3нче контроль бүлеге башлыгы урынбасары Ирина Евгеньевна Сергеева.

Вебинар кысаларында тема буенча онлайн режимда сораулар бирү мөмкинлеге каралган.

Вебинар бушлай. Анда теләгән һәркем катнаша ала.

Вебинарга сылтама:

https://events.webinar.ru/36629829/8417857

Вебинарда катнашу өчен сылтама буенча керергә  һәм ачылган биттә «Катнашачакмын» дип басарга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев