Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйлеләрне Алабугада узачак Спас ярминкәсенә дәшәләр

5 - 7 августта Алабугада XV Бөтенроссия Спас ярминкәсе үтә.

Традиция буенча ул Алабуганың тыюлык өлешендә – Шишкин буасы, “Яшьләр” стадионы һәм шәһәрнең тарихи өлешендә уздырыла. Ярминкәдә бизәнү әйберләре, милли костюмнар, мамыктан әзерләнгән кул эшләре, рәсем сәнгатенең төрле үрнәкләре, бәйләү, чигү эшләнмәләре һәм башка бик күп товарлар тәкъдим ителәчәк. Бәйрәм чарасында танылган артистлар, фольклор коллективлар чыгышлары көтелә. Ярмикәне үзенчәлекле проектлар да бизи: кул эшләре осталарының  “Мастеровой двор города Елабуги”, “Вдохновение” автор җырлары фестивале», умартачыларның   «Медовый городок» мәйданчыклары, шулай ук авыл хуҗалыгы продукцияләренең киң ассортименты тәкъдим ителә.

Спас ярминкәсе кысаларында Алабугада бу көннәрдә XV Бөтенроссия чаң чыңы фестивале дә үтә. Ярминкә дәвамында биредә катншучылар әлеге сәнгать төре аһәңен тыңлап хозурланачак. Анда илнең төрле төбәкләреннән халык ансамбльләре чыгыш ясаячак, борынгы рус халкы уен коралларында уйнау да күздә тотыла.

2021 елда Спас ярминкәсендә 1,5 мең кеше катнашкан, 170 меңгә якын кунак килгән, чаң чыңы фестивалендә Россиянең 40 шәһәр һәм авылыннан 200дән артык катнашучы булган.   

Фото Новости Елабуги сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев