Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйлеләрне архив эше буенча конкурста катнашырга чакыралар

Татарстанда архив эше буенча конкурслар игълан ителде.

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты ТР Министрлар Кабинетының 2016 елның 10 июнендәге 395 номерлы карарын тормышка ашыру максатында «Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивын туплау чыганагы – коммерциячел булмаган оешма һәм гавами хакимият органының иң яхшы архивы» һәм «Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивының комплектлау чыганагы – коммерция оешмасының иң яхшы архивы» конкурсларын игълан итә. Бу турыда район матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурслар, беренче чиратта, Россия архив фонды һәм башка архив документларын саклау, исәпкә алу, комплектлау һәм куллану, күргәзмә эшчәнлеген оештыру һәм архив тармагын үстерү буенча алдынгы технологияләрне гамәлгә кертүне стимуллаштыра.

Конкурс турындагы нигезләмә Татарстан Республикасы Дәүләт архивы сайтында урнаштырылган. Гаризалар 25 мартытан 23 апрельгә кадәр кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев