Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйлеләрне авыл хуҗалыгы ярминкәләренә иртәрәк чыгарга чакыралар

Ярминкәгә иртәрәк килергә кирәк, чөнки бу вакытта продукция дә сыйфатлырак, кояш күзендә ятып каралмаган, яңарак була.

Шәһәр халкы ярминкәләргә иртәрәк чыгарга тырыша. Иртәнге сәгать 8 тулып киткәндә,  кайбер сатучыларның инде сатар әйберсе дә калмый.

Ярминкәләрдә сыер ите, кош ите, ит ярымфабрикатлары, казылык һәм кондитер әйберләре, сөт продукциясе, яшелчәләр, шикәр комы һ.б.лар сатыла. Агымдагы сезон башыннан районда барлыгы 24 ярминкә уздырылды. Аларда  12 миллион 117 мең сумлык продукция сатылган. Район башлыгы Разиф Кәримов шәхсән үзе һәр ярминкәгә чыгып, зәйлеләргә тәкъдим ителгән продукциянең сыйфаты һәм ассортиментын бәяли.

Исегезгә төшерәбез, авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә, киләсе ярминкә 3 апрельдә оештырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев