Зәй офыклары

Зәйлеләрнең бер өлеше электрон юл белән тавыш бирә

Зәйнең 1440 нчы сайлау участогында сайлаучылар тавышларын электрон комплекс ярдәмендә бирә.

Шәһәребезнең 3нче мәктәбендә урнашкан  1440 нчы сайлау участогында сайлаучылар үз тавышларын электрон комплекс ярдәмендә бирә.

- Биредә яшь сайлаучылар өлкән яшьтәге сайлаучылар белән 50гә50 нисбәтендә, сайлаучылар үз тавышларын электрон комплекс ярдәмендә икенче мәртәбә сайлауларда бирә, шуңадыр күпләр аңа өйрәнеп килә инде,  - ди участок сайлау комиссиясе рәисе Георгий Тихонов.

Әлеге участокта сайлаучылар иртәнге якта күпләп килгән. Төштән соң килүчеләр дә бар.

-Бераз бакчада эшләп, сайлауга килешем, сайлауларга җитди карыйм. Эчке эшләр бүлегендә участок инспекторы булып эшләгәндә сайлауларда кизү тора идек, -ди эчке эшләр бүлеге  ветераны Ринат  Мөхәммәтдинов.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: