Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйлеләрне диспансеризация узуга җитди карага чакыралар

Диспансеризация узу әһәмияте турында үзәк дәваханәсе баш табибы Айдар Фатыйхов аңлатма бирде:

-Гадәттә, халык табибларга нәрсәдер авырта, борчый башлагач кына мөрәҗәгатъ итә. Ә бит диспансеризация - ул кешедәге авыруларның беренчел, яшерен билгеләрен табарга ярдәм итү ысулы. Аларга бигрәк тә йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары, диабет, яман шешләр һәм сулыш алу юллары авырулары керә. Диспансеризация ул кешеләрдә алда санап узган авыруларның барлыкка килүенә сәбәпче булган төп факторларның барлыгын ачыклау өчен уздырыла. Алар түбәндәгеләр: югары кан басымы, кан сос-тавында тиешле нормадан югары холестерин һәм шикәр булуы, тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләр куллану, дөрес итеп тукланмау, артык авырлык һ.б.лар. Сәламәтлегеңне югалтсаң, дәваланыр өчен күпме акчалар тотыла, ә монда бушка уздырыла торган тикшеренүгә дә халыкны җәлеп итеп булмый диярлек. Диспансеризация үтүгә һәркемнән җитди карау сорала. Һәр авыруны башлангыч чорында ачыклап дәвалау күпкә җиңел һәм авыруның тизрәк терелүе гарантияләнә. Шулай ук күптән табибка күренгәнем юк дип борчылып торырга да кирәкми. Узган ел да авыруларны иртә стадия ачыклауга, шул исәптән өлкән яшьтәге халыкның билгеле бер төркемнәрен диспансерлаштыруга юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру дәвам итте, быел да ул шулай булачак. Әмма диспансеризация темплары мактанырлык түгел.

Агымдагы елда диспансеризация үтәргә тиешле районның өлкән кешеләренең 738е - тикшерү узган, бу 7,1 процент. Ә балалар арасында 1836сы диспансеризация узган, бу 18,4 процентны тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев