Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйлеләрне дәүләт хезмәтләре порталыннан файдаланырга чакыралар

Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча ЮХИДИ бүлегендә нинди дәүләт хезмәтләре күрсәтелүе турында ЮХИДИ бүлекчәсе башлыгы, полиция майоры Рамил Гарифуллин сөйли.

Электрон рәвештәге дәүләт хезмәтләре  безнең тормышыбызга нык керде.

 Хәзерге вакытта гражданинга Россия Эчке эшләр министрлыгыннан дәүләт хезмәте алу өчен минималь санда  документлар кирәк. Чөнки мәгълүматларның һәм документларның күп өлеше башкарма хакимият органнары тарафыннан  ведомствоара электрон хезмәттәшлек системасы аша соратып алына.

 Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча ЮХИДИ бүлегендә нинди дәүләт хезмәтләре күрсәтелүе турында ЮХИДИ бүлекчәсе башлыгы, полиция майоры Рамил Гарифуллин сөйли.

 

- Безнең бүлектә гражданнар транспорт чараларын теркәү, транспорт чараларын куркыныч йөкләр ташуда куллану турында таныклык бирү, конструкцияләргә үзгәрешләр кертү өчен рөхсәт бирү кебек дәүләт хезмәтләр күрсәтелә.

 Гражданнарны кабул итү  сишәмбе көнне 10.00нан 20.00 сәгатькә кадәр (төшке аш - 14.00дән 16.00 сәгатькә кадәр), чәршәмбе - җомга 8.00дән 17.00 сәгатькә кадәр (төшке аш -12.00дән 14.00 сәгатькә кадәр), шимбә 8.00дән 16.00 сәгатькә кадәр башкарыла.

Кабул итү электрон рәвештә язылу буенча да, тере чират тәртибендә дә алып барыла.

Шунысына игътибар итегез, "Дәүләт хезмәтләре" сайты аша дәүләт пошлинасы 30 процент ташлама белән түләнә.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев