Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйлеләрне кабул итү атналыгы башланды

Депутатлар һәм җаваплы хезмәткәрләр тарафынанан дача һәм бакчачылык ширкәтләре мәсьәләләре буенча гражданнарны онлайн-кабул итү атналыгы бара.

29 марттан 2 апрельгә кадәр «Бердәм Россия» партиясе төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәләре һәм барлык дәрәҗәдәге депутатлар, Россия Федерациясе сенаторлары, шулай ук профильле ведомстволар вәкилләре катнашында партиянең җирле җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәләре онлайн-форматта дача һәм бакчачылык ширкәтләре мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү атнасын уздыра. Бу турыда район матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тематик кабул итүгә алдан язылу башланды. Өстәмә мәгълүматны 8 (85558) 7-30-94 телефоны буенча ачыкларга яки мөрәҗәгать калдырырга мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев