Зәй офыклары

Зәйлеләрне кар-боз төшүдән игътибарлы, сак булырга чакыралар

Көн җылыту сәбәпле түбәләрдән күпләп кар, кыеклардан боз сөңгеләре төшү куркынычы арта, сакланганны саклармын, дигән гыйбарәгә тугры калыйк, җәмәгать.

Зәй  коммуналь тармагы һава температурасының җылынуы сәбәпле, эшчәнлекләрен активлаштыра төште. Алар тротуарлардагы бозларны вата, түбәләрдән кар төшерү, куркыныч булган боз сөңгеләрен кою белән мәшгуль. Сез әлеге фотосурәттә “Благострой” җаваплылыгы чикләнгән ширкәте эшчеләрен Казан урамы 4а йортыннан Ленин урамы 5нче йортына баручы тротуарны кар-боздан чистартканда күрәсез. Кемнәрдер аларга рәхмәт әйтә, узганда комаучаулаган өчен беришләре шелтәли.

Зәйлеләргә йортлар тирәсеннән узганда аеруча түбәләргә  игътибарлы булу сорала. Балконнардан асылынган боз сөнгеләрен без фатир хуҗалары үзебез алырга тиеш. Сакланганны саклармын, дигән гыйбарәгә тугры калыйк, җәмәгать.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: