Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйлеләрне кеше аз була торган урыннарда ялгыз йөрмәскә чакыралар

Эчке эшләр министрлыгы исегезгә төшерә - сез җинаять шаһиты булсагыз, кемнең дә булса гамәлләренә законсыз дигән шик туса, тиз арада бу турыда якындагы полиция бүлегенә мөрәҗәгать итегез, яисә 02, 102, 291-20-02 телефоннары аша хәбәр итегез.

Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре кеше аз булган урыннарда ялгыз йөрмәскә киңәш итә.
Юлны кыскартам дип, парклар, буш автостоянкалар, спорт мәйданчыклары аша йөрмәгез. Кичке вакытта бигрәк тә хәрәкәт өчен кеше күп йөри торган һәм яхшы яктыртылган урамнарны сайлагыз.
Сезгә провокация ясаган кешеләр белән аралашмаска тырышыгыз. Андый кешеләрнең мөнәсәбәтенә битараф калыгыз, бирешмәгез.
Әгәр сезгә һөҗүм итсәләр, башкалар игътибарын юнәлтергә тырышыгыз, кычкырыгыз, ярдәмгә чакырыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев