Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйлеләрне Халыкара фәнни-гамәли конференциядә катнашырга чакыралар

Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан «Габдулла Тукай XX–XXI гасырлар мәдәни хәятында» дигән темага Халыкара фәнни-гамәли конференция Казанда үтәчәк.

23 апрельдә татар әдәбияты классигы Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан «Габдулла Тукай XX–XXI гасырлар мәдәни хәятында» дигән темага Халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрелә. Әлеге чараның төп оештыручысы булып Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тора.

Габдулла Тукай (1886–1913) талантлы шагыйрь, оста публицист, үткен
тәнкыйтьче булып таныла һәм күпкырлы иҗаты белән ХХ йөз башы татар Яңарышына җитди өлеш кертә. Әдип иҗаты тема-мотивлар киңлеге, жанрлар төрлелеге, сурәт чаралары байлыгы белән үз чоры әдәбияты күгендә балкый. Аның нуры меңнәрнең күңелендә өмет-ышаныч хисе булып урын ала, халык бәхете, киләчәге өчен көрәшкә чакыра.

Конференция эшенең төп юнәлешләре

Тукай һәм XX-XXI гасырлар татар әдәбияты,

Чорның тарихи-мәдәни һәм иҗтимагый-сәяси мохитенә нисбәтле Тукайның шәхесе һәм иҗаты,

XX-XXI гасырларда әдәбиятара, бигрәк тә төрки әдәби багланышлар,

Тукай һәм милли сәнгать үсеше,

Тукайны өйрәнү фәненең торышы һәм бурычлары,

Шагыйрь әсәрләрен дөнья халыклары теленә тәрҗемә итү,

Тукайның тормышын, иҗатын өйрәнү, саклау һәм киң җәмәгатьчелеккә җиткерү мәсьәләләре һ.б.

Конференциядә катнашу өчен 100гә якын фәнни доклад кабул ителде. Конференция эшендә чит илләрдән (Азәрбайҗан, Казакъстан, Кыргызстан, Төркия, Үзбәкстан) һәм Мәскәү, Уфа, Махачкала, Казан, Яр Чаллы, Алабуга һ.б. шәһәрләрдән галимнәр катнашачак.


Конференциядә Татарстан Республикасы дәүләт органнары, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Татарстан Республикасы Язучылар Союзы, фәнни оешмалар, белем бирү оешмалары, вакытлы матбугат вәкилләре һ.б. катнашуы көтелә. Габдулла Тукайның тууына 135 еллыгы уңыеннан үткәрелгән конференция материаллары җыентыгы нәшер ителә.

Конференциянең эш тәртибе:

9.00 - 10.00 – катнашучыларны теркәү;

10.00 -11.00 – чит ил һәм Россия
төбәкләреннән рәсми сәламләүләр;

11.00 - 13.00 – пленар утырыш.

Үткәрү урыны: Казан шәһәре, Бауман урамы, 20
нче йорт, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Кече залы.

Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 590-55-93, 89274159552.

Конференциядә катнашучыларны «ZOOM» системасы аша теркәү 9.30 сәгатьтә башлана.

Zoom конференциясенә кушылу өчен сылтама:

https://zoom.us/j/95198954724?pwd=KysvVXNRSGVVaEZxcHJ..

Конферециянең идентификаторы: 951 9895 4724

Керү өчен код: 016225

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев