Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйлеләрне киләсе шимбәдә авыл хуҗалыгы ярминкәсендә көтәләр

Ярминкәнең чираттагысы узган шимбәдә үтте.

3 апрельдә «Энергетик» Мәдәният сарае каршындагы мәйданда чираттагы атналык авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Ярминкәдә агросәнәгать паркының һәм җирле җитештерүчеләрнең продукциясе тәкъдим ителде.

Шәһәр халкы өчен фермер хуҗалыклары, Гүлькин, Поповка, Поручик, Түбән Биш авыл җирлекләре мул сәүдә нокталары оештырды.

Традиция буенча, беренчеләрдән булып сәүдә рәтләре буйлап район башлыгы разиф Кәримов узды, тәкъдим ителгән продукциянең ассортименты һәм сыйфаты белән танышты. Район башлыгы сатып алучылар һәм фермерлар белән  аралашты.

- Һава шартлары мөмкинлек биргән арада ярминкәләр оештырылачак, диде Разиф Галиевич.

Зәйлеләрне 10 апрельдә булачак киләсе ярминкәдә көтәләр. Сәүдә 7:00 сәгатьтә башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев