Зәй офыклары

Зәйлеләрне көлкеле тамаша көтә

Декабрь аена аяк басуга, күңел алгысый башлый, яңа ел алды мәшәкатләренә чумасың. Мәдәният хезмәткәрләре дә елны матур итеп тәмамлау, аңа йомгак ясау формасында чараларны тагын да арттыра төшә. Татар даирәсе өчен менә шундыйларның берсе - "Адымнар" татар мәдәни үзәге әзерләгән "Яңа ел алдыннан" дип аталган көлкеле-җырлы тамаша. Ул "Мирас", "Ак...

Декабрь аена аяк басуга, күңел алгысый башлый, яңа ел алды мәшәкатләренә чумасың. Мәдәният хезмәткәрләре дә елны матур итеп тәмамлау, аңа йомгак ясау формасында чараларны тагын да арттыра төшә. Татар даирәсе өчен менә шундыйларның берсе - "Адымнар" татар мәдәни үзәге әзерләгән "Яңа ел алдыннан" дип аталган көлкеле-җырлы тамаша. Ул "Мирас", "Ак чәчәкләр" вокаль ансамбльләре, "Нур" баянчылар ансамбле, "Магия" бию коллективы һәм шәһәребез үзешчәннәре катнашында "Энергетик" Мәдәният сараенда 15 декабрьдә кичке сәгать 6да үтәчәк. Рәхәтләнеп ял итим, күңел ачыйм әле бер, дисәгез, форсатны кулдан ычкындырмассыз, шәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: