Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйлеләрне махсус җиһазландырылган пляжларны гына сайларга чакыралар

Аномаль эсселәр торган көннәрдә күпләр су коену сезоны башлануга кадәр үк сулыкларга ашыкты. Статистика мәгълүматларына караганда, республикада ел башыннан суда 8 кеше батып үлгән.

Зәйдә әлегә мондый фаҗига күзәтелмәде.Чөнки безнең хәзер су коену өчен барысы да уйланылган Иске Зәй бистәсе яр буенда махсус урын булдырылды. Узган атнада шәһәр районда су коену сезоны ачылды.
Пляж сезоны ачылу алдыннан район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев гадәттән тыш хәлләрне кисәтү район комиссиясе утырышын үткәрде. Анда сулыкларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә, саклык чараларын оештыруга зур игътибар бирү кирәклеге турында сөйләшү барды.
Мәгариф хезмәткәрләре балалар, ата-аналар белән укулар тәмамланганчы сулыкларда үз-үзләрен тоту буенча аерым аңлату эшләре алып барырга бурычлы, ә пляжда коткаручылар командасы булдыру, тәртип сагын контрольдә тоту, чисталыкны булдыру һәр җаваплы зат игътибарында булачак.
- Коену сезоны ачылганчы водолазлар су төбен тикшерделәр, су төбе чистартылды. Биредә хәзер көн саен санитар чисталыкны тәмин итү максатында, җыештыручылар белән килешү төзелде. Пляжда һәр көнне өч коткаручы  кизү торачак. Шул ук вакытта “Мәктәп тавы” комплексында төзекләндерү эшләре дәвам итәчәк. Әмма алар пляжга кагылмаячак, мәктәп тавының өске өлешендә барачак, - диде шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Татьяна Кузнецова.
Шунысын да әйтик, ГРЭС янында су керүчеләр хәзер юк дип әйтеп булмый. Биредә “Суда коену рөхсәт ителми” дигән язуларга карамастан, кайберәүләр кызынырга һәм су коенырга бирегә килә. Шул сәбәпле, әлеге урын чүп-чар белән тула. Ә иң борчыганы - алар гомерләрен куркыныч астына куя. Гадәттән тыш хәлләр органнары белгечләре әйтүенчә, суга бату сәбәпләре билгеле һәм алар өчәү: беренчесе - исерек хәлдә булу, икенчесе - су керү өчен тәгаенләнмәгән урыннарда коену, өченчесе - балаларны караучысыз калдыру.
Шуңа күрә суга бату кебек күңелсез хәлләргә юл куелмасын. Таныш булмаган һәм рөхсәт ителмәгән урыннарда су коенудан тыелыйк. Исерек килеш яки берүзегез генә су кермәгез. Ярдан еракка йөзмәгез, елга яки сулыкны йөзеп чыгарга тырышмагыз. Балаларны үзләрен генә сулыкларга җибәрмәгез, су буенда ял иткәндә аларны күзәтүсез калдырмагыз. Су коену өчен махсус җиһазландырылган пляжларны гына сайлагыз.
Суда үзеңне тоту буенча хәвефсезлек кагыйдәләре аларны үтәмәү аркасында корбан булганнарның аналары һәм туганнарының ачы күз яшьләре белән язылган. Шуңа үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев