Бу турыда эчке эшләр бүлегенең инстаграм битендә хәбәр ителә.
- Таныш булмаган кешеләргә ишек ачмагыз.
- Чит кешеләрне өегезгә беркайчан да кертмәгез.
- Әгәр ишекне ачсагыз, таныш булмаган кешене фатир яки йортка кертмәгез, бусагада сөйләшегез.
- Документларыгызны (паспорт, пенсия, ветеран таныклыкларын һ. б.) чит кешеләр кулына бирмәгез.
- Таныш түгел кешене бүлмәдә үзен генә калдырмагыз.
- Өй буенча йөреп кулдан сатучылардан берни дә (медикаментлар, БАДлар һ.б.) сатып алмагыз.
- Бер генә очракта да таныш булмаган, сезгә теләсә нинди хезмәтләр көчләп тагарга теләгән кешеләр белән элемтәгә кермәгез, шул исәптән телефон аша да.
- Үз акчаларыгызны һәм кыйммәтләре әйберләрегезне күрәзәчеләргә бирмәгез.
- Акчагызны алыштыру тәкъдимнәренә риза булмагыз. Өйдә акча белән бернинди операцияләр дә үткәрелми, ә социаль түләүләргә төрле өстәмәләр гражданнарга гадәти юл белән бирелә - банк счетына салына яки аларны почтальон китерә.
- Акча яки приз оту турындагы смс-хәбәрләргә игътибар итмәгез һәм приз яки акчаны алу өчен дип, таныш булмаган счет яки номерга акча җибәрмәгез.
- Әгәр сезгә телефон аша шалтыратып, туганыгызның бәла-казага эләгүе һәм аны коткару өчен билгеле бер сумма акча кирәклеге турында хәбәр итсәләр, һичшиксез, бу мәгълүматны тикшерегез, туганнарыгыз белән элемтәгә керегез.
- Шифаханәгә ташлама белән юллама рәсмиләштерергә тәкъдим иткән һәм алдан түләү таләп иткән кешеләргә ышанмагыз.
Яшьләргә мөрәҗәгать итәбез, бу мәгълүматны әти-әниләренә, әби-бабайларына җиткерсеннәр иде. Якыннарыгызны мошенниклык ысуллары турында кисәтеп куегыз! Алар мошенниклар корбаны булмасын!