Зәй офыклары

Зәйлеләрне «Подписка бүләк ит» акциясендә катнашырга чакырабыз

Интернет сайтлар популярлаша барса да, кәгазь кыштырдавын, яңа басылган газета исен өстенрәк күреп, газета-журналларда язылганга ихтыяҗ булучылар саны кимеми.

Менә инде берничә ел дәвамында «Подписка бүләк ит» акциясе уздыру матур традициягә әверелде. Бу атнада район хакимиятендә узган чираттагы акциядә җитәкчеләр, идарә-бүлек башлыклары, белгечләр туганнарын, якыннарын, мохтаҗ гаиләләрне, инвалидаларны район газеталары “Зәй офыклары” һәм “Новый Зай”га яздырдылар. Район башлыгы Разиф Кәримов, аның урынбасары Валерий Акатьев, шәһәр прокуроры Ринат Кәримов, район Советының мәгълүмати технологияләр бүлеге башлыгы Илдар Идиятов, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Рәис Шәйхиев, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаручы Татьяна Кузнецова, хисап палатасы рәисе Саимә Миннебаева, административ комиссия рәисе Илнар Хәбибуллин һәр яртыеллыкта мохтаҗ гаиләләрне, өлкән яшьтәгеләрне, инвалидларны газетага яздыруда ярдәм кулы суза. Бу юлы да алар бу изге эшкә старт бирде.
Газеталарга яздыру акциясе дәвам итә, инвалидлар ункөнлеге кысаларында теләгән һәркем мохтаҗларны газетага яздырып, игелекле эшкә кушыла ала.
Газетага редакциянең үзендә, почта бүлекләре аша, дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон рәвештә дә язылырга була. Шулай ук онлайн режимда Татмедиа.ру порталында да язылырга мөмкин. Моның өчен подписка бүлегендә “Зәй офыклары”н сайлап, язылу тамгасына басабыз. Анкетада үзебезгә уңайлы булган ысулны, язылу айларын билгелибез. Бик җиңел!
«Зәй офыклары»на язылу бәясе:
- редакциядән килеп алучылар өчен - 480 сум; юридик затларга – 600 сум;
-почта бүлекләре аша алдыручыларга – 795 сум;
-юридик затларга, ягъни оешма-предприятиеләр өчен - 885 сум.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: