Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйлеләрне шимбә өмәсенә чакыралар

24 апрель бөтен илкүләмендә шимбә өмәсе дип игълан ителде.

Зәйлеләр, шимбә барыбыз да өмәгә!

24 апрель бөтен илкүләмендә шимбә өмәсе дип игълан ителде.

Ул санитар чистарту икеайлыгы кысаларында үткәрелә. Һәр елны апрель азагында әйләнә-тирәне чистарту-төзекләндерү буенча өмә үткәрү - күптәннән килә торган күркәм традиция. Май бәйрәмнәренә кадәр шәһәр-районыбызны ялт иттереп чистартып куярга кирәк бит.

"Уймак кыз" бакчасы коллективы биләмәләрен чистарту өмәсендә.

Бу шимбәдә барыбыз да бердәм рәвештә өмәгә чыгып, яшәгән җиребезне чистартыйк, төзекләндерик, ямьләндерик! Чисталык үзебез өчен бит, аны барыбыз да ярата.

"Алтынчәч" бакчасы хезмәткәрләре көньяк паркны җыештыру өмәсендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев