Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйлеләрне урманнарда янгын куркынычы югары булу турында кисәтәләр

11 майдан 17 майга кадәр Татарстан территориясендә урманнарда янгын куркынычы югары булу чоры саклана.

Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе урманнарда янгын куркынычы югары булу турында кисәтә.  11 майдан 17 майга кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның янгын куркынычы югары булуы көтелә (4 класс). 

Табигатьтә ут белән бик сак булыгыз, түбәндәге кагыйдәләрне үтәгез:

- Коры үлән яндырмагыз. Әгәр сез кемнеңдер үлән яндырганын күрсәгез, аны туктатырга һәм үлән яндыруның ни дәрәҗәдә куркынынч булуын  аңлатырга тырышыгыз;

- Коры урманда яки торфяникта учак якмагыз. Яккан очракта, учакның минераль туфракта (ком яки балчыкта) урнашуына инаныгыз. Учак ясаган урыннын 1 метр радиуста урман чүбеннән,  коры яфраклардан чистартыгыз;

- Китәр алдыннан учакка су сибеп, яхшылап сүндерегез. Шуннан соң көлне актарып карагыз, аның астында көйрәп китәрдәй күмерләр калмаганлыгына инаныгыз. Учакка су сипкәч, пар яки төтен беткәч кенә яныннан китегез.

- Урманда беркайчан да сүндерелмәгән шырпы яки тәмәкене ташламагыз, төрле пиротехник әйберләрдән -  петардалар, бенгаль утлары, шәмнәр һ. б. лардан файдаланмагыз;

- Урманга автомобильләрдә, бигрәк тә мотоциклларда кермәгез. Глушительнең очкыннары бигрәк тә лишайник капламы булган коры урманда янгын чыгарырга мөмкин;

- Дусларыгыз һәм танышларыгызга, аларның саксызлыгы янгынга китерергә мөмкин икәнлеген аңлатыгыз.

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев