Зәй офыклары

Зәйлеләрне яңа эш урыннары көтә

Бүген мәшгульлек үзәге ГРЭСны модернизацияләүгә бәйле рәвештә, күләмле эшләр көтелү сәбәпле, Төркиянең «ЭНКА» төзелеш компаниясе катнашында “Эш бирүче көне” уздырды.

Хәбәр иткәнебезчә, Төркиянең “ЭНКА” компаниясе, егәрлеге 850 мегаватт булган яңа энергоблок төзү буенча игълан ителгән бәйге җиңүчесе булган иде.Ә инде бу заманча энергоблокны сафка бастыру өчен Зәйгә әлеге компаниянең белгечләре, хезмәткәрләре киләчәк. Шул сәбәпле хәзер әлеге төзүчеләргә яшәү өчен уңай шартлар тудырылган шәһәрчек төзү кирәк. Район башлыгы Разиф Кәримов моның өчен булган кадәр үзебезнең район кешеләрен җәлеп итүне көн кадагына куйды. Шул уңайдан мәшгульлек үзәгендә, 2021 елның җәендә төзелә башлаячак шәһәрчеккә эшчеләр туплау максатыннан алдан ук вакансияләр тәкъдим итү буенча эш башланды.
-Әлеге уңайдан бирегә әңгәмәгә килергә теләк белдерүчеләр шактый. Без, Роспотребнадзорның барлык таләпләрен үтәп, эш бирүче көнен тиешле дистанция саклап уздырабыз. Төзүчеләр шәһәрчеген сафка бастыру өчен 59 вакансия тәкъдим ителә. Башлыча алар - төзелеш эшләренә кирәк булган төрле һөнәр ияләре. Аларны санап китсәң, тулы бер исемлек булыр иде. Һөнәрләре булмаганнарны исә төрле эшләрдә ярдәмче итеп (подсобка) алу күздә тотыла. Әлеге төзелешкә нинди эшчеләр кирәк булуы “Россиядә – эш” порталында урын алган. Анда нинди вакансияләр булуы, таләпләр, эш режимы, хезмәт хакы турында мәгълүматлар бар, -ди мәшгульлек үзәге директоры вазифаларын вакытлыча башкаручы Ольга Лаптева.
«ЭНКА» төзелеш компаниясеннән өч вәкил зәйлеләр белән әңгәмә корды.
-Хәзерге вакытта безнең компания проектлау һәм сатып алу эшләре белән мәшгуль. Безгә эшчеләр төзүчеләр яшәячәк шәһәрчекне сафка бастыру өчен кирәк булачак. Без әлеге эш башланыр алдыннан яңадан очрашып, анда конкрет вакансияләр турында сөйләшәячәкбез. Ә кызыксынган һәркем хәзер үк резюмеларын мәшгульлек үзәгенә юллый ала, —ди компаниянең кадрлар белән эшләү белгече Фәридә Шәймарданова.
Яңа эш урыннары белән кызыксынучылар мәшгульлек үзәгенә шактый килде. Аларның кайберләре белән аралашу мөмкинлеге дә булды.
- Мин моңа кадәр “Гидровакс+” җаваплылыгы чикләнгән ширкәтендә кадрлар бүлеге белгече булып эшләдем. Әлеге оешма вәкилләренә дә алга таба үз белгечлегем буенча эш кирәк булуын әйттем. Эш бирүчеләр минем нинди телләр белүем белән кызыксынды. Рус, инглиз, татар телләрен белүем турында әйткәч, миңа резюме тутырып калдырырга куштылар, - ди Яна Тулынина.
Алга таба да «ЭНКА» компаниясе катнашында “Эш бирүче көне” оештырылачак. Бүгенге көндә район-шәһәрдә 230 эшсез кеше исәпләнә. Эшсез зәйлеләр әлеге форсатны кулдан ычкындырмаслар, дип ышанабыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: