Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйлеләрне янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә игътибарлы булырга чакыралар

Татарстанда аномаль эссе коры һава торышы киләсе атнага кадәр дәвам итәчәк, бу исә янгын куркынычын арттырыра.

Шуңа бәйле рәвештә шәһәр-район халкын һәм кунакларын янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә игътибарлы булырга чакыралар. Кешеләр тарафыннан үләнгә, чүп-чарга ут төртү йортлар һәм башка биналар, корылмаларның януына һәм кешеләрнең һәлак булуына китерергә мөмкин.

Татарстан Республикасы территориясендә 26 апрельдән янгынга каршы махсус режим гамәлдә, ул ачык ут белән теләсә нинди эшне тулысынча тыя. Шуңа бәйле рәвештә урман зонасына чыгудан, ачык ут кулланудан, учаклар кабызудан баш тартырга кирәк.

Әгәр сез автотрасса буйларында, урман зонасында янгын яки коры үлән януның шаһиты булсагыз, кичекмәстән бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгын-коткару хезмәтенә “101” телефоны буенча хәбәр итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев