Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйлеләрне янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә чакыралар

Янып торган шырпы һәм тәмәкене теләсә кая ташламагыз

Табигатьтә коры һәм эссе һава торышы хакимлек итә. Бу янгыннар куркынычын арттыра. Шуңа күрә барыбыздан да саклык һәм уялык таләп ителә.
 

“Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәгез! Басуларда камыл, салам, йорт яны участокларында коры үлән, чүп яндырмагыз. Янып торган шырпы һәм тәмәкене теләсә кая ташламагыз, кояш нурларында шешәләр яки пыяла кисәкләрен калдырмагыз, алар кояш нурларын үткәреп, ут кабызучы линзалар кебек эшли ала", - дип кисәтә район янгын күзәтчелеге бүлеге башлыгы Андрей Кириллов.
 

Исегездә тотыгыз, ут белән саксыз эш итү кешеләр һәлакәтенә һәм зур матди зыяннарга китерә. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган гаепле затлар административ яки җинаять җаваплылыгына тартыла.

Фото район янгын күзәтчелеге бүлегеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев