Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйлеләрне язгы өмәләрдә актив булырга чакыралар

Һәр кеше үзенең эшләгән, яшәгән урынын ел әйләнәсендә карап, чистартып, төзек һәм чиста тотарга бурычлы. Административ комиссиянең баш белгече Тәлгать Кашапов белән әңгәмә кордык.

-Тәлгать Рәфәгатович, административ комиссия утырышларында нинди мәсьәләләр карала?
– Әлеге мәсьәләләр Татарстан Республикасының Административ хокук бозулар турында кодексы белән билгеләнгән. Аерым алганда, урам сәүдәсен оештыру, тышкы мәгълүматны урнаштыру тәртибен, җирлек һәм шәһәр округлары территорияләрен төзекләндерү һәм көнкүреш калдыклары белән эшләү кагыйдәләрен бозу.
Шәһәрдә һәм авылларда яшәүчеләр территорияләрне төзекләндерү кагыйдәләрен еш боза. Беркетмәләрнең шактый өлеше төзү материалларын, төзелеш чүбен, утын, зур күләмле калдыкларны йорт территориясеннән читкә куйган өчен төзелә. Шәһәр һәм авылларны чиста тотуга һәрберебез үз өлешен кертергә тиеш. Һәм моны үзеңнән башларга кирәк.
Кайберәүләр бөтен урамны төзелеш материаллары белән тутырып, еллар буе төзелеш алып баралар. Озак вакытлар аунап яткан вак таш, ком, кирпеч күңелле күренеш тудырмый. Билгеле, тиз генә төзеп бетерү мөмкин дә булмавы ихтимал. Тик бу аклану өчен сәбәп түгел, барлык материаллар койма эченә, үз территорияңә урнаштырылырга тиеш.
-Быелгы санитар икеайлык, әлбәттә, сезнең күзәтү астында узачак....
-Санитар-экологик икеайлык үткәрү чорында административ комиссиянең профилактик чаралар үткәрү буенча эш планы булдырылды. Авыл җирлекләрендә чисталыкны тәэмин итү буенча закон бозучыларны ачыклау буенча административ комиссия һәм тәртип саклау терәк пунктлары (ОПОП) вәкилләренең урыннарга чыгу графигы эшләнде.
-Узган елгы санитар-экологик икеайлык нәтиҗәләренә тукталып үтсәгез иде..
- 2020 елда язгы санитар-экологик икеайлык чорында 159 хокук бозу очрагы ачыкланган иде. Шәһәр һәм район территориясендә чисталык һәм тәртип бозу белән бәйле 39 административ беркетмә төзелде, 20 санкцияләнмәгән чүплек ачыкланды. Чүплекләр предприятие, оешма, шулай ук муниципаль берәмлекләр территорияләрендә дә табылды. Гаепле затларга карата беркетмәләр төзелде, административ штрафлар салынды. Нәтиҗәдә чүплекләр юк ителде.
Санитар-экологик икеайлык дәвамында 22 авыл җирлегендә рейдлар үткәрелде. Авыл җирлекләрендә рейдлар барышында төрле төрдәге административ хокук бозулар өчен 130 беркетмә төзелде, барлыгы 54000 сумлык штраф салынды.
Тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, төп хокук бозулар йорт яны территорияләрендә төзелеш материалларын (ком, блоклар, кирпеч һ.б.) саклау, шулай ук төзек булмаган техника кую, печән, салам, йорт яны участокларында тирес саклау, газоннарга машиналар кую, тиешсез урыннарда терлекләрне контрольсез йөртү, муниципаль берәмлек җирләренә көнкүреш һәм төзелеш калдыкларын ташлау, шулай ук санкцияләнмәгән чүплекләрне оештыру белән бәйле.
-Быелгы эш нәтиҗәләре ниндирәк?
-Агымдагы елның беренче кварталында административ комиссиянең 8 утырыш үтте, административ хокук бозулар турында 120 административ беркетмә каралды. Барлыгы 122500 сумлык штраф салынды, шуның 25796,32 сумы түләтелде.
Административ комиссиядә каралган 120 административ материалның 107се буенча җаваплы затлар административ җаваплылыкка тартылды.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, административ хокук бозулар гомуми саныннан 113 материал «Җирлекләр һәм шәһәр округлары территорияләрен төзекләндерү, көнкүреш калдыклар белән эш итүдә муниципаль кагыйдәләрне бозу» маддәсенә карый. Әлеге маддә буенча 119000 сумлык штраф салынды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев