Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйлеләрне язгы санитар чистарту икейалыгына кушылырга чакыралар

Санитар-чистарту икеайлыгына багышланган киңәшмәдә координацион эш өчен эшче төркем составы, төп чаралар планы расланды.

Озын салкын кыштан соң җиһанда яз җитте. Ә яз язлыгын итә: кояш туры карый, биниһая калын кар катламы әкренләп эри,  җир чыккан урыннар да шактый. Кардан арчылган җирдә чүп-чар аунап яту, тәртипсезлек күңелне тырный. Күпкатлы йортларда яшәүчеләрнең балконнан гына тәмәке төпчекләре, чүп-чар ату очраклары бар.

Әлеге фотосурәттә сүз Яңа шәһәрдәге 1/06 йортының арткы ягын күрәсез. Мондый мисалларны шактый китереп булыр иде.  Әле дә  дә ярый әлеге вазгыятьтән аралау өчен язгы санитар чистарту икейлыгы бар.  Агымдагы елда да әйләнә-тирәне чистарту, төзекләндерү һәм яшелләндерү икеайлыгы 1 апрельдән башланып 31 майга кадәр дәвам итәчәк. Район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев санитар-чистарту икеайлыгына багышланган киңәшмәдә әйтүенчә, координацион эш  өчен эшче төркем составы, төп чаралар планы раслаган. 

24 мартта ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы муниципаль вәкилләр катнашында төбәк киңәшмәсе уздырды. Анда сүз санитар чистарту икеайлыгына әзерлек эше барышы һәм биләмәләрне  очып йөреп тикшерү  планы турында барды.

- Оешма-учреждениеләр җитәкчеләрен үз һәм беркетелгән биләмәләрен чистартуга җитди карарга чакырам,  - ди шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Татьяна Кузнецова.

Гадәттәгечә, икеайлык белән бәйле рәвештә зәйлеләрне зур эш-гамәлләр көтә. Хәзерге вакытта кар кузгату эше бара. Район-шәһәр оешма-учреждениеләре, торак милекчеләре ширкәтләре үз һәм үзләренә беркетелгән, ишегалды биләмәләрен санитар чистарту,  спорт һәм балалар мәйданчыклары, йорт ишегалларындагы кече архитектура формаларын ремонтлау һәм тәртипкә китерү, йортлар фасадлары, контейнер мәйданчыкларын төзекләндерү буенча эшләр башкарачак. Агачларны соклары агачларны формалаштыру зарурлыгы да бар. Юл хезмәтләренә  дә бу чорда эш күп: алар -  су агу торбаларын, урман полосаларын чистарту, стойкаларны тиешле хәлгә китерү, юл билгеләрен яңарту, автобус тукталышларын ремонтлау һәм буяу эшләрен активлаштыру. Татьяна Кузнецова әйтүенчә, шәһәр һәм авыллар урамнары, бистәләре арасындагы  юлларны тигезләү, чокырларны ямау һәм юл билгеләре кую эше буенча аукционны  “ДорСтрой" җаваплылыгы чикләнгән ширкәте откан.

Мәгариф тармагы хезмәткәрләренә беркетелгән биләмәләрне чистартуны иртәрәк төгәлләргә кирәк, чөнки алар гомумшәһәр өмәсендә паркларны тәртипкә китерәчәк.

- Шунысын искәртәм, агачларны агарту эше 20 апрель тирәсенә планлаштырыла. Бу уңайдан “Зәй шикәре” акционерлык җәмгыятеннән известь белән тәэмин итүдә булышлык итүне үтенәм, -ди Татьяна Кузнецова.

Икеайлыкта һәр атнаның чәршәмбе, җомгасы бердәм санитар көннәр итеп билгеләнде, ә гомумрайон өмәсе 24 апрельдә булачак.
ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан быел да «ЭКОяз-2021» конкурсы игълан ителде. Ул,  гадәттәгечә, республика һәм район этабында уза. Әлеге конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр «Иң яхшы мәктәп», «Иң яхшы гаилә», «Иң яхшы предприятие», «Иң яхшы бакча» (балалар бакчалары өчен), “Иң яхшы муниципаль берәмлек” номинацияләрендә билгеләнәчәк.

- Әлеге мөһим һәм кирәкле эш өчен  территорияләрне төзекләндерергә, санитар җыештыруда катнашырга, агачлар утыртырга, чүпне аралап җыярга, сыерчык оялары әзерләү эшләрендә, шулай ук экология дәресләрендә катнашырга кирәк.  Зәйлеләр әлеге бәйгегә ел да актив кушыла, быел да сынатмаслар дигән ышанычта калам, –ди Татьяна Кузнецова.
Яз оешканлык сорый: санитар чистарту икейлыгына беркем дә битараф калмасын иде.  Бу минем авылым, урамым, шәһәрем, эшләгән оешмам дип горурланып, күкрәк кагарлык булсын.  Шәһәр-авылларның чисталыгы, төзеклеге һәрберебездән тора ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев