Зәй офыклары

Зәйнең 1нче мәктәбенә - 170 ел

Зәйнең 1нче мәктәбе 170 еллык юбилеен билгеләп үтте. Тирән эчтәлекле матур чарага район җитәкчелеге, шушы уку йорты белән хезмәт юлын бәйләгән мөхтәрәм педагоглар, мәктәпнең элеке укучылары чакырылды. 1нче мәктәпнең тарихы ерак 1845нче елга барып тоташа. Ул 1842 елның 27 июлендә Россия империясенең дәүләт милке министры кул куйган Указ нигезендә кече...

Зәйнең 1нче мәктәбе 170 еллык юбилеен билгеләп үтте. Тирән эчтәлекле матур чарага район җитәкчелеге, шушы уку йорты белән хезмәт юлын бәйләгән мөхтәрәм педагоглар, мәктәпнең элеке укучылары чакырылды.

1нче мәктәпнең тарихы ерак 1845нче елга барып тоташа. Ул 1842 елның 27 июлендә Россия империясенең дәүләт милке министры кул куйган Указ нигезендә кече торак пунктларда отставкадагы солдатларның балаларын укыту өчен оешкан чиркәү каршындагы беренче мәктәп буларак барлыкка килә. Шул уңайдан мәктәп юбилее тантанасы мемориаль такта ачу белән башланды. Анда XIX гасырның икенче яртысы һәм XX гасыр башында бу бинада Зәй волостенда халык мәгарифенә нигез салган земский училище урнашкан булган дигән тарихи белешмә язылган. Бу вакыйгадан соң күп еллар узып, әлбәттә, белем йортын бер урыннан икенче урынга күчерергә туры килә. Быел 1нче мәктәп "чал" юбилеена яңарып, заманча төзекләнеп килде. Республика программасы буенча 24 миллион сумлык төзекләндерү үткәрелгән бина элекке укучыларын, педагогларны көяз кыздай, матураеп, каршы алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: