Зәй офыклары

Зәйнең 29 комбайнчысы - республикада иң яхшылардан

Июль аенда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан «Иң яхшы комбайнчы-2019» республика конкурсы игълан ителде, ул ел саен комбайнчы һөнәренең абруен күтәрү һәм популярлаштыру, уңышны оператив һәм сыйфатлы җыеп алу, шулай ук Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында урып-җыю техникасы паркын нәтиҗәле файдалану максатларында үткәрелә.

Быел министрлыкның конкурс комиссиясе республика һәм район дәрәҗәсендә иң күп ашлык суктыру һәм республикада иң зур чабу мәйданы күрсәткечләре буенча 500 җиңүчене билгеләде. Урып-җыюда иң зур нәтиҗәләргә ирешкән 280 комбайнчы 60 мең сум күләмендә премия белән бүләкләнәчәк. Шулай ук чапкычлар төркеме буенча иң зур мәйданда 20 механизатор 60 мең сум күләмендә премия алачак. Конкурс нәтиҗәләре буенча районнарда 200 иң яхшы комбайнчы 35әр мең сум премия алачак. Бүләкләү республиканың муниципаль районнарында узачак. Шулай итеп, Зәйнең 29 комбайнчысы республикада иң яхшылардан дип табылып, премиягә ия булачак.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: