Зәй офыклары

Зәйнең 4 мәктәп укучысы “Династии России” бәйгесендә икенче урын алды

Зәйнең 4нче мәктәпнең IV сыйныф укучысы Миләүшә Әгъләмова Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы үткәргән "Династии России" төбәкара бәйгесендә "История семьи в истории страны" дип исемләнгән тикшерү эше белән икенче урын яулады. Миләүшә Бөек Ватан сугышында катнашып, ул елларның авыр михнәтләрен үз җилкәсендә татыган ерак бабасы Зариф Шәрипов һәм яу кырында...

Зәйнең 4нче мәктәпнең IV сыйныф укучысы Миләүшә Әгъләмова Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы үткәргән "Династии России" төбәкара бәйгесендә "История семьи в истории страны" дип исемләнгән тикшерү эше белән икенче урын яулады. Миләүшә Бөек Ватан сугышында катнашып, ул елларның авыр михнәтләрен үз җилкәсендә татыган ерак бабасы Зариф Шәрипов һәм яу кырында ятып калган икенче бабасы Солтан Әгъләмов һәм аларның гаиләләре турында тирән эчтәлекле эше белән катнашты. Аның укытучысы Татьяна Степанова әлеге күләмле эшне башкаруда зур өлеш кертте. Кичә Миләүшә укытучысы белән берлектә Казанда бәйге җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: