Зәй офыклары

Зәйнең 7нче мәктәбендә 25 унберенче сыйныф укучысы өчен соңгы кыңгырау чыңлады (фоторепортаж)

Биредә чыгарылыш сыйныф укучыларына изге теләкләрне район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов юллады.

Зәйнең 7нче мәктәбендә “Соңгы кыңгырау”бәйрәме ел саен ныклы әзерлек белән, югары дәрәҗәдә оештырыла. Алар әлеге традицияне быел да бозмадылар. Биредә XI сыйныфны -25, IX сыйныфны 93 укучы тәмамлый. Унберенчеләрнең алтын медальгә - 4се, тугызынчыларның ике укучысы  гел бишле билгесенә дәгъва кыла. Шунысын да әйтик, фән олимпиадаларының муниципаль һәм республика этапларында катнашу нәтиҗәлелеге рейтингы буенча 2018-2019 уку елында  7нче мәктәп – лидер. Күптән түгел генә мәктәпкә күчмә кубок тапшырылды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: