Зәй офыклары

Зәйнең 7нче мәктәбендә Таҗетдин Ялчыгол исемендәге V төбәк фәнни-гамәли конференциясе узды

Конференциядә Татарстан Республикасының 13 районыннан укучылар һәм педагоглар катнашты.

Зәйдә якташ язучы, дин галиме, мәгърифәтче Таҗетдин Ялчыголга хөрмәт зур. Бүген шәһәребезнең 7нче мәктәбендә укучылар, педагогларның тикшеренү, проект һәм иҗат эшләре буенча Таҗетдин Ялчыгол исемендәге V төбәк фәнни-гамәли конференциясе узды. Шул рәвешле коллектив, традициягә тугры калып, аны дүртенче ел рәттән оештыра.
Конференция укучылар өчен «Тарихыбызны барлыйбыз», «Халкыбызның гореф-гадәтләре», «Нәселемнең ветераны - безнең горурлыгыбыз», педагоглар өчен «Язучы, дин эшлеклесе һәм мөгаллим Таҗетдин Ялчыголның киләчәк буыннар өчен калдырган мирасы» секцияләре буенча онлайн режимда эшләде. Конференция эше югары дәрәҗәдә оештырылып, анда республиканың 13 районыннан укучылар һәм педагоглар үзләрен сынады.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: