Зәй офыклары

Зәйнең 9нчы мәктәбендә “атлап баручы автобус” акциясе үтте

Шәһәрнең 9нчы мәктәбендә (коррекция мәктәбе) укучылар өчен мәктәпкә барганда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүгә юнәлдерелгән "Атлап баручы автобус" акциясе үткәрелде. Аны ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре, “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы “ дәүләт бюджет учреждениесенең Зәй бүлеге белән берлектә оештырды. Бу очраклы түгел, әлеге мәктәпкә шактый гына укучылар мәктәп автобусларында килә.

-Без балаларга, аларның әти-әниләренә юлларда балаларның куркынычсызлыгына җитди карарга киңәш итәбез. Чөнки елдан-ел юл-транспорт һәлакәтләрендә имгәнүче кызлар һәм малайларның саны арта бара. Бу акция балаларда юл шартларында ориентлашырга, юл хәрәкәте кагыйдәләрен ныгытырга ярдәм итә, – ди муниципаль хезмәткәр Елена Минһаҗева.
Акция барышында балаларга браслет һәм смайликлар рәвешендәге яктылыкны кире кайтара торган элементлар да өләшенде.
Балалар катнашында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү,  аларның юл йөрү кагыйдәләрен белү күнекмәләрен тагын да камилләштерү максатында,  мәктәптә юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәнү дәресләре үтә. Һәр көнне мәктәптә дәресләрдән соң 5 минутлык сөйләшүләр гадәткә кертелгән. Дәресләргә ЮХИДИ хезмәткәрләрен чакыру балаларның белемнәрен тагын да ныгытырга ярдәм итә.  “Атлап баручы автобус”  акциясе барышында   балаларга юл йөрү кагыйдәләрен тагын бер кат искәртелде. Әлеге гамәли дәрес укучыларга теоретик белемнәрен гамәлдә сынап карау өчен яхшы мөмкинлек булды, диделәр мәктәп укытучылары.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: