Зәй офыклары

Зәйнең алдынгы комбайнчылары өчен үзенчәлекле экскурсия (видео)

Агымдагы елның июль аенда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан «Иң яхшы комбайнчы-2019» конкурсы игълан ителгән иде. Министрлыкның конкурс комиссиясе республика һәм район дәрәҗәсендә иң күп ашлык суктыру һәм республикада иң зур чабу мәйданы күрсәткечләре буенча 500 җиңүчене ачыклап, премияләр билгеләде. Алар арасында Зәйнең 29 комбайнчысы да бар. Шул рәвешле аларның 24е – 60 мең, 5се исә 35 мең сум премиягә ия булды.

Районда авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючылар, аеруча әлеге өлкә хезмәт алдынгыларына игътибар, хөрмәт  зур. Премия алган әлеге алдынгы комбайнчылар өчен үзенчәлекле экскурция оештырылды. Алар шәһәрнең истәлекле урыннарында, “Зәй” агросәнәгать паркы һәм ГРЭСта булдылар. Хезмәт алдынгыларына мул табын артында тантаналы төстә премияләр тапшырылачак. Аларны район башлыгы Разиф Кәримов шәхсән үзе озатып йөрде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: