Зәй офыклары

Зәйнең “Алтынчәч” балалар бакчасы «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантын алу өчен бәйгедә катнаша

Республикада 9-13 сентябрьдә «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантын алу өчен дәгъва кылучы мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләр арасында сайлап алуының 1 этабы бара.

Анда Зәй районыннан кече яшьтәгеләргә ике телдә белем һәм тәрбия бирү юнәлешендә эшләүче “Алтынчәч” балалар бакчасы катнаша. Кичә алар Казанда,  бәйгенең беренче этабы кысаларында,  мәктәпкәчә яшьтәге балаларга билингваль белем бирүне камилләштерүгә юнәлдерелгән проектны жюри игътибарына  тәкъдим иттеләр.
Ә әлеге грантның максатына килгәндә,  мәктәпкәчә белем бирү программасын тормышка ашыручы муниципаль мәгариф оешмаларында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга билингваль белем бирү буенча уку-тәрбия процессын камилләштерү.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: