Зәй офыклары

Зәйнең асыл затлары булган шәхесләр – безнең яңа сәхифәдә

Туган як елында Зәйнең данын көндәлек күркәм эшләре, чыгышлары белән еракларга таныткан кешеләребез турында язарбыз. “Батыр уллары, уңган кызлары - туган ягымда” сәхифәсе астында Зәебезнең йөзен билгеләгән күренекле шәхесләре турында сөйләрбез.

Хәзерге заман өчен ишле саналган өч бала, әти-әни, әби-бабайлы тату гаиләдә үсә язмабыз геройлары.
Сәхнәгә тартылу да каннан киләдер, Хафиз бабай гомер буе авыл сәхнәсендә уйнаган, әтиләре кечкенәдән гармунда уйный, җырлый. Шуңа күрә кызларның музыка белән шөгыльләнү теләгәнә гаиләдә каршы килүче кеше булмый. Алар өчен иҗатка юл һәрвакыт ачык була. Илүзә - башлангыч сыйныфтан, ә Илгизә мәктәпкә кергәнче үк Зәйнең музыка мәктәбендә фортепиано классында шөгыльләнә башлыйлар, “Мирас” вокаль-хореографик ансамбленә йөриләр, музыкага мәхәббәт тугыз ел буе һәр көн диярлек дәресләрдән соң авылдан шәһәргә йөртә аларны.
Илүзәнең сәнгать дөньясына илтүче юлы шулай башлана, бүгенге көндә ул Казан мәдәният һәм сәнгать университетында укый. “Җомга көн” татар фольклор ансамблендә җырлый. Илгизә исә татар гимназиясенең ХI сыйныфында укый, киләчәк һөнәрен мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә күрә.
Апалы-сеңелле Галиуллиналар һәрвакыт туган авыллары - Югары Мәлем, район сәхнәсендә чыгыш ясыйлар, бәйрәм, концертларда бик теләп катнашалар. Менә дигән итеп бииләр, нәфис сүз осталары да алар, җырлау турында әйтәсе дә юк, алар башкаруында җыр күңелнең тирән түрләренә үтеп, иң нечкә кылларына чиртә.
Илүзәнең республика, Россиякүләм, халыкара бәйгеләрдә җиңүләре һәм уңышлары күп. “Алтын башак”, ”Рухият”, “Созвездие-Йолдызлык” фестивальләрендә җиңүләрдән тыш, сәләтле кыз Кытай, Төркия кебек илләрдән дә беренче дәрәҗә дипломнар белән кайтты.
Илгизә дә апасыннан калышмый. “Зәйтүнә” төбәк мөнәҗәт укучылар бәйгесендә кызлар икесе дә ике ел рәттән беренче һәм икенче урыннарны яуладылар. Илгизә “Ел укучысы” бәйгесендә район башлыгының “Безнең өметләр” грантында “Талант һәм иҗат” номинациясендә бүләкләнде, укучыларның республика олимпиадасында татар әдәбиятыннан җиңүче булды. ”Ялчыгол укулары”, ”Минем Татарстан”, Муса Җәлилнең 110 еллыгына багышланган фәнни-эзләнү конференцияләрендә призлы урыннарны яулады, Севастопольдә Хәрби-диңгез флоты көненә багышланган концертта катнашкан өчен истәлек медале белән бүләкләнде.
Гап-гади авыл кызларының тырышлыгы яшьтәшләренә үрнәк. Син кайда гына яшәсәң дә, теләгең булса, районыбызда, республикабызда сәләтеңне үстерергә һәм күрсәтергә мөмкинлекләр җитәрлек. Бу максатчан һәм сәләтле кызларыбызга карата өметебез зур: киләчәктә тагын да биегрәк үрләр яулап, авылыбыз исемен еракларга яңгыратырлар әле.
Миләүшә Хәйруллина.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: