Зәй офыклары

Зәйнең “Барс” командасы - Татарстан беренчелеге финалисты

Зәйлеләр Менделеевск командасын җиңеп, Татарстан беренчелеге финалына чыкты.

28 сентябрьдә «Энергия» стадионында кече шәһәрләр һәм районнарның 2009-2010 елларда туган яшүсмерләр командалары арасында футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең «D» төркеме уеннары узды.

Беренче уенда Зәйнең «Барс» командасы Менделеевскиның «Батыр» командасы белән очрашты. Очрашу «Барс» командасы файдасына 2:0 исәбе белән тәмамланды. «Барс» һәм Баулы шәһәренең 2 нче урта мәктәбе командалары уены  3:3 исәбе белән тәмамланды.

Тренер Илшат Халиков әзерләгән «Барс» командасы финалга чыкты.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: