Зәй офыклары

Зәйнең Бишсубашы авылында мунча янды

Зәй янгын куркынычсызлыгы хезмәте хәбәр итүенчә, 31 октябрьдә 23 сәгать 43 минутта Бишсубашы авылында янгын чыгу турында хәбәр алына. Биредә агач мунчада ут чыга. Янгын мунчаны тулысынча юк итә, бәхеткә ут башка каралты-курага, йортка күчми. Янгын чыгуның сәбәбе әлегә төтен чыга торган урында төзексезлек булган дип фаразлана. Янгын куркынычсызлыгы хезмәткәрләре...

Зәй янгын куркынычсызлыгы хезмәте хәбәр итүенчә, 31 октябрьдә 23 сәгать 43 минутта Бишсубашы авылында янгын чыгу турында хәбәр алына. Биредә агач мунчада ут чыга. Янгын мунчаны тулысынча юк итә, бәхеткә ут башка каралты-курага, йортка күчми. Янгын чыгуның сәбәбе әлегә төтен чыга торган урында төзексезлек булган дип фаразлана. Янгын куркынычсызлыгы хезмәткәрләре шәхси хуҗалыкларда яшәүчеләрдән игътибарлы булырга, төзексез урыннарны үз вакытында тәртипкә китереп, гадәттән тыш хәлләргә урын калдырмауны сорый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: