Зәй офыклары

Зәйнең булдыклы фермерлары

Районда авыл тормышына, халыкның эшлекле активлыгын тәэмин итүгә игътибар бирелә.

Моның нәтиҗәсе буларак, крестьян-фермер хуҗалыкларында 497 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 108 баш савым сыер исәпләнә. Алар тарафыннан агымдагы ел башыннан 701 тонна сөт, 859 тонна ит җитештерелгән. Шунысы игътибарга лаек, фермерлар атна саен үткәрелә торган ярминкәләрдә һәм төрле чараларда даими катнашып киләләр. Тотрыклы эшләүчеләр арасыннан Владимир Игошин, Александр Носов, Владимир Ионов һ.б. хуҗалыкларны билгеләп үтәргә кирәк. Владимир Игошин - Яңа Спастан, Александр Носов, Владимир Ионовлар Александр бистәсеннән.
-Ярминкәләргә гадәттә дуңгыз ите алып киләбез. Аңа ихтыяҗ бар, кайчак җитми дә хәтта, - ди Владимир Ионов.
Ярминкәләрне көтеп алабыз, хәзер безнең үз сатып алучыларыбыз бар инде, ди албистәлеләр. Гомумән, ярминкәләрдә Александр бистәсе фермерлары үзләре бер рәт булып сәүдә итәләр.
-Алдагы ярминкәләргә үгез ите алып чыгарга исәплибез, моңа кадәр дуңгыз ите сата идек, хәзер үгез үстерү кәсебенә керештек, -ди ирле-хатынлы Рафаиловлар. Алар хуҗалыкларында күпләп умарта да тоталар.
Районда кошчылык юнәлешендә эшләүче фермерларыбыз саны артуга бара. Бу уңайдан Пәнәче якларын өлге итеп алырлык. Ел башыннан кошчылык юнәлешендә эшләүче фермерлар тарафыннан 709 тонна кош ите җитештерелгән. Алар йорт кошлары - бройлерлар, каз-үрдәк үстерү белән шөгыльләнә. Продукцияләре районда да, республикадан читтә дә уңышлы сатыла. Нәтиҗәле эшләүчеләр булып Альберт Шакиров, Җәүдәт Зәйнашев, Артур Мөхәммәтҗанов, Артур Мартемьянов һәм башкалар санала. Җәүдәт Зәйнашев быел күркәләр асрау белән дә шөгыльләнгән.
-Ярминкәләрдә аның күркәләре аеруча үтемле. Хуҗалыгыннан сатуга 10-12 килограмм авырлыктагы күркәләр куя ул, - ди Югары Пәнәче җирлеге башлыгы Мөнир Туктаров.
Әлеге фермерлар биналарында заманча җиһазлар урнаштырылган, кошларны асрау һәм ашату технологиясен камилләштерә баралар.
-Агымдагы елда без 30 мең баш кызыл тавык, 20 мең бройлер үстереп саттык. Хәзер янә кызыл тавык-лар алырга җыенабыз. Моның өчен әзерлек эшләре алып барабыз, -ди Альберт Шакиров.
«Агростартап» проекты буенча Югары Пәнәче җирлегеннән кошчылык юнәлешендә Михаил Мартемьянов грантка ия булды. Ул кызыл тавык, бройлерлар, үрдәкләр үстерү белән мәшгуль. Алдагы елны әлеге җирлектән Чулпан Мартемьянова «Агростартап» программасына кергән иде.
Кошчылык белән шөгыльләнүче кайбер фермерлар өчен кызу эш өсте бүген. Югары Пәнәче җирлегеннән Маракин белән Шакировлар бер тәүлеклек чебиләр алып үстерә башлаган. Алар киләсе елның март-апрель айларында кызыл тавыклар сатарга ниятли.
Бернәрсә дә буш урында тумый, уңышлар артында зур тырышлык ята.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: