Зәй офыклары

Зәйнең “Дуслык” яшьләр үзәгендә рәсем бәйгесе узды

Зәйнең мәгариф учреждениеләрендә, шулай ук яшәү урыны буенча яшүсмерләр клубларында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын кисәтүгә багышланган чаралар максатчан рәвештә алып барыла. Тематик чаралар шәһәр-районда көн саен диярлек үтеп тора.

Бүген Икмәк кабул итү предприятиесе бистәсендәге “Дуслык” яшьләр үзәгендә  “Бөртеккәй” балалар бакчасына йөрүче балалар катнашында юл йөрү кагыйдәләренә багышланган рәсемнәр бәйгесе үтте. Үзәк педагоглары балалар белән рәсем дәресе уздырудан тыш, аларга юл йөрү кагыйдәләрен белү һәм катгый үтәү кирәклеген исләренә төшерделәр.
Чарада “Юл хәрәкәтте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениесенең Зәй бүлеге башлыгы Вадим Иванов һәм муниципаль хезмәткәр  Елена  Минһаҗева катнашты.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: