Зәй офыклары

Зәйнең "Елмаю" ансамбле халыкара бәйгедән җиңү белән кайтты

Яңа елда мәдәният өлкәсендә беренче зур бүләкне Зәйгә "Энергетик" мәдәният сараеның "Елмаю" хореография ансамбле алып кайтты.

 4-8 гыйнвар көннәрендә Мәскәү шәһәрендә узган "Раштуа йолдызлары - 2020" халыкара фестиваль - конкурсында "Елмаю" ансамбле ике беренче һәм бер икенче урынны алды. 

Мондый уңышлы чыгыш барлык иҗат коллективы һәм аның җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Лидия Ивановна Нестягинаның максатчан, тырыш хезмәте нәтиҗәсендә мөмкин булды. Фестивальдә катнашучылар Мәскәүдә төрле Яңа ел чараларында булдылар һәм татлы призлар белән дә бүләкләнделәр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: