Зәй офыклары

Зәйнең эшче яшьләре туристлык слетында ярышты

1 май-Яз һәм Хезмәт бәйрәмен Зәйнең эшче яшьләре «Йолдызлык» лагерында «Эпоха СССР» дип исемләнгән туристлык слеты белән билгеләп үтте. Яшьләр эшләре идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан маршрут картасы төзелде, каршылыклы полосалар булдырылды, һәр билгеләнгән пункта команда әгъзаларын четерекле сорауларга җавап табу көтте. Туристлык слетында исә өч команда көч сынашты. «Мефро уилз Руссия-Зәй...

1 май-Яз һәм Хезмәт бәйрәмен Зәйнең эшче яшьләре «Йолдызлык» лагерында «Эпоха СССР» дип исемләнгән туристлык слеты белән билгеләп үтте. Яшьләр эшләре идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан маршрут картасы төзелде, каршылыклы полосалар булдырылды, һәр билгеләнгән пункта команда әгъзаларын четерекле сорауларга җавап табу көтте. Туристлык слетында исә өч команда көч сынашты. «Мефро уилз Руссия-Зәй заводы»ннан ике команда «Мурзики» һәм « Карлсон», ГРЭСтан бер команда ярышка чыкты. Нәтиҗәдә «Мурзики» беренче булды. Иң мөһиме слетның СССР чорындагы кебек үзенчәлекле оештырылуы булды, ярыш яшьләргә ошады, алга таба да анны традицион төстә оештырырга сүз куештылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: