Зәй офыклары

Зәйнең эзләнү отрядлары Волгоград өлкәсеннән казу эшләреннән кайтты

Бүген Волгоград өлкәсеннән казу эшләреннән Зәйнең "Форпост" "һәм "Гвардия" эзләнү отрядлары кайтып төште. Әлеге ике отряд та Россошка авылы тирәсендә барган каты сугышларда хәбәрсез югалган солдатларның казып алып күмү эшләрендә катнашты. 16 кешедән торган "Гвардия" отряды 9 кызыл армияченең сөякләрен күтәрде. Берсенең күкрәгендә махсус жетоны булган. Ул Михаил Архипов дигән...

Бүген Волгоград өлкәсеннән казу эшләреннән Зәйнең "Форпост" "һәм "Гвардия" эзләнү отрядлары кайтып төште. Әлеге ике отряд та Россошка авылы тирәсендә барган каты сугышларда хәбәрсез югалган солдатларның казып алып күмү эшләрендә катнашты. 16 кешедән торган "Гвардия" отряды 9 кызыл армияченең сөякләрен күтәрде. Берсенең күкрәгендә махсус жетоны булган. Ул Михаил Архипов дигән кеше булып чыкты, без архив документлары аша аның шәхесен ачыклап, туганнарын эзләп табып, хәбәр бирдек, алар Михаил Архиповны кадерләп күмү тантанасына киләчәк, ди отряд җитәкчесе Виктор Никифоров. Ә "Форпост" отряды нигездә студентлардан торды, алар көче белән 5 кызыл армияче табылып сөякләре казып алынды. Берсенең Степан Конохов булуы ачыкланган, ул Смоленский өлкәсеннән фронтка алынган булган. "Форпост" җитәкчесе Алексей Алексеев белдерүенчә, быелгы казу эшләре Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлануы белән дә үзенчәлекле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: