Зәй офыклары

Зәйнең җирлек башлыклары чираттагы утырышта

Зәйдә тәҗрибә уртаклашу, җирлек эшчәнлегенә кагылышлы мәгълүмат алу максатыннан авыл җирлекләре башлыкларының урыннарга чыгып киңәшүе дәвам итә.

Шундый күчмә утырышның чираттагысы Югары Шепкә авыл җирлегендә узды. Аның эшендә район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев, башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов катнашты. Утырышның пленар өлеше башланыр алдыннан җирлек башлыклары Югары Шепкә мәдәният йорты һәм мәктәбе эшчәнлеге белән таныштылар, игенчелек һәм кошчылык буенча эшчәнлек алып баручы Ахунов, Әхмәтҗанов крестьян-фермер хуҗалыкларында булдылар. Шулай ук Имәнлебаш мәдәният йортында кул эшләре күргәзмәсен, колмактан ипи, орлыклы төш пешерү, сепарат аерту йоласын карадылар. Алар игътибарыннан Югары Шепкә, Имәнлебаш зиратлары да читтә калмады. Пленар өлештә сүз үзара салым, спартакиадада катнашу һ.б.лар турында барды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: