Зәй офыклары

Зәйнең иҗтимагый совет рәисе Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирде

Зәй муниципаль районы иҗтимагый советы рәисе Мария Костюченко үзенең сайлау участогында Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча гомумроссия тавыш бирүдә катнашты. Ул сайлау участокларында тавыш бирүчеләрнең иминлеген тәэмин итү чараларының яхшы оештырылуы билгеләп үтте.

-Роспотребнадзор күрсәтмәсе буенча барлык санитар-эпидемиологик таләпләр үтәлгән – һәр тавыш бирүченең тән  температурасы үлчәнә, битлекләр, перчаткалар, бер тапкыр кулланыла торган каләмнәр бирелә, дистанцияне саклау билгеләре урнаштырылган.
Мария Филипповна төзәтмәләрдә  социаль гарантияләрнең күп булуына игътибар итте.
-Пенсияләрне индексацияләү, социаль ярдәм, ана капиталын түләү –барысы да күрсәтелгән. Бу мәсьәләләр барысы да халык өчен бик мөһим, - диде  район иҗтимагый советы рәисе.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: