Зәй офыклары

Зәйнең Кашка тау итәге яшь турситларны үзенә җыйды

Матур традицияне дәвам итеп, быел да Зәй яшьләр эшләре идарәсе белгечләре Кашка тау итәгендә туристлык слеты уздырдылар. Анда тауга менү, елга аша салынган бүрәнә аша чыгу, учак тергезү, беренче медицина ярдәме күрсәтү, палатка җыю кебек биремнәр буенча ярышлар оештырылды. Анда Зәй үзәк дәваханәсе, Иске Зәй бистәсе яшьләр үзәге, "Факел" туристлык...

Матур традицияне дәвам итеп, быел да Зәй яшьләр эшләре идарәсе белгечләре Кашка тау итәгендә туристлык слеты уздырдылар. Анда тауга менү, елга аша салынган бүрәнә аша чыгу, учак тергезү, беренче медицина ярдәме күрсәтү, палатка җыю кебек биремнәр буенча ярышлар оештырылды. Анда Зәй үзәк дәваханәсе, Иске Зәй бистәсе яшьләр үзәге, "Факел" туристлык үзәге яшьләр командалары җитезлектә, булганлыкта көч сынашты. Слетны оештыручы Виктор Китов һәр биремне җиренә җиткереп үтәүне җентекләп күзәтте. Нәтиҗәдә өченче урынга - яшьләр үзәге, икенчегә - үзәк дәваханә, беренчегә - "Факел" туристлык үзәге командалары лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: