Зәй офыклары

Зәйнең кече академиясе Фән елында биек үрләргә юл тотарга ниятли

Шәһәрдәге мәктәп укучыларының кече академиясе үз алдына зур максатлар куя.

2021 ел илдә Фән һәм технологияләр елы, дип игълан ителде. Районда фәнгә һәм алдынгы технологияләр белән эш итәргә балаларны кече яшьтән өйрәтү максатында укучыларның кече академиясе эшләп килә. Әлеге юнәлешкә игътибарны тагын да юнәлтү максатыннан район җитәкчелеге мәктәп укучыларына теләгән фәннәре белән тирәнтен кызыксыну, үз-үзләрен сынап карау өчен заманча шартлар булдырды. Кече фәннәр академиясенең шәһәрдә үз бинасы, җиһазландырылган кабинетлары, лабораторияләре булу нәкъ менә шул хакта сөйли. Кече фәннәр академиясенең эшчәнлеге турында, аның директоры Альбина Костина сөйли.
Хәзерге вакытта кешенең интеллектуаль һәм иҗади ресурслары җәмгыятьнең икътисади һәм социаль үсешенең төп факторы булып тора. Бүген сәләтле балалар турында кайгырту - фән, мәдәният, Россия һәм Татарстан Республикасының социаль тормышын үстерү турында кайгырту ул. Шуңа бәйле рәвештә эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә сәләтле балаларны ачыклау, үстерү һәм аларга ярдәм итү проблемасы бик актуаль. Нәкъ менә сәләтле балалар һәм яшьләр Зәй муниципаль районының һәм Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль өлкәсендә алга китеш ясарга мөмкинлек бирәчәк ресурсларның потенциалын тәэмин итәчәк.
Зәй шәһәренең сәләтле балалар мәктәбе 2004 елда балалар иҗат йорты каршында педагог Фәрит Таймасов инициативасы буенча ачыла, ә 2007 елда мәктәп укучыларының Кече фәннәр академиясе дип үзгәртелә. 2018 елның сентябрендә МАНШ мөстәкыйль юридик зат буларак теркәлә. Ачылганнан бирле мәктәпнең аерым бинасы юк иде һәм ул шәһәрнең төрле мәктәпләре базасында эшләде. Узган ел исә Президент программасы ярдәмендә Кече академиянең үз бинасы булды. Билгеле булганча, без хәзер Гагарин урамы, 70 йортта урнаштык. Биредә элеккеге балалар поликлиникасына капиталь төзекләндерү үткәрелеп, бина фән йортына әверелде.
Уку корпусының 10 уку кабинеты бар. Бинаның беренче катында технология, лингвистика, тарих кабинетлары, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен блок, холл урнашкан. Биредә үк 120 урынга исәпләнгән актлар залы бар. Икенче катта физика, математика кабинетлары, химия-биология лабораториясе, компьютер классы, география һәм геология, татар теле кабинетлары урын алган, барлык сыйныфлар да заманча интерактив җиһазлар белән җиһазландырылган. Икенче катта шулай ук, күргәзмәләр үткәрү, проектларны яклау өчен зур якты холл, шулай ук укучылар өчен релаксацион зоналар бар.
Бинада «уңайлы мохит» проектын тормышка ашыру өчен чаралар каралган: пандуслы аерым керү урыны, мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен санузел булу.
Үзәкнең төп юнәлеше - сәләтле, мотивацияле балалар белән эшләү, Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадаларының төрле этапларына укучыларны әзерләү, фәнни конференцияләргә әзерлек алып бару. Шунысын да ассызык-ларга кирәк кече фәннәр академиясе төбәкнең әйдәп баручы югары уку йортлары белән тыгыз элемтәдә тора. Биредә укучыларга үз проектыңны халык алдында тәкъдим итү һәм яклау күнекмәләрен камилләштерү, төрле сынауларда һәм ярышларда конкурс комиссияләре әгъзалары белән дөрес һәм грамоталы аралашу күнекмәләрен формалаштыру мөмкинлеген өйрәнү аерым урын алып тора.
Моннан тыш, үзәк укучыларын профильле әзерләүнең һәм белем бирү процессының тагын бер өлеше - иң яхшы укучыларны регионнан читкә укыту-тренировка җыеннарына чыгару һәм югары мәктәп мөгаллимнәрен дистанцион укытуны оештыру. Үзәктә олимпиада хәрәкәтен үстерүгә һәм югары дәрәҗәдәге олимпиадаларга әзерләнүгә зур игътибар бирелә, дәресләр җирле бюджет хисабына, «сәләтле балалар» муниципаль программасы кысаларында түләүсез нигездә үткәрелә.
Кече академиягә район һәм республиканың иң тәҗрибәле педагоглары җәлеп ителә, алар укучылар белән бергә район, республика, бөтенроссия конкурсларында, фестивальләрдә, конференцияләрдә, олимпиадаларда югары нәтиҗәлелек күрсәтәләр. Узган елгы нәтиҗәләргә күз салсак, безнең районнан республика һәм Бөтенроссия олимпиадаларында 34 җиңүче һәм призер булды, шуларның 60 проценты – кече академиядә шөгыльләнүчеләр һәм иң куанычлысы бу сан елдан-ел арта бара.
Пандемиягә карамастан, безнең балалар зур җиңүләр яулады. I Республика тарих турнирында - I (җитәкч
есе

Запека Ю.), «Ватан тарихын белүче» республика интеллектуаль турнирында – I, VIII рес-публика хокук турнирында - лауреат (җитәкче Колесова В.), ә 2020 елның ноябрендә «Аргон» командасы (җитәкче Захарова В. Н.) Татарстан Республикасының VI химия турниры җиңүчесе булды һәм Бөтенроссия турнирында республика данын яклаячак.
Әгәр элек берләшмәләрдә дәресләр 8-9 нчы сыйныфтан башланса, 2020 елдан безнең педагоглар киләчәкне алдан кайгыртып эшли башлады: 1 нче сыйныфтан башлап балалар өчен яңа төркемнәр ачылды. Яңа берләшмәләр эш башлады: «блогерлар мәктәбе», «яшь инженерлар: мастерим һәм булдырабыз», STEAM-мәгариф, «Почемучки»мәктәпкәчә яшьтәге балалар үсеше мәктәбе.
Сәләтле балалар үзәге ТР һәм РФнең алдынгы югары уку йортлары белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Казан федераль университетының Алабуга филиалы биофакт базасында ел саен химия һәм биология буенча күчмә практик дәресләр үткәрелә. 7 укучы «Татнефть» ГАҖнең «сәләтле балалар» фонды оештырган кышкы физика-математика мәктәбендә катнашты. Физика һәм математика буенча дәресләрне Новосибирск һәм Ростов югары уку йортларының физика һәм математика кафедралары профессорлары үткәрде. Кышкы каникуллар вакытында «Әдәбият дөньясында» берләшмәсенә йөрүче укучылар, КФУ укытучысы, әдәбият кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты А. С. Афанасьев үткәргән әдәбият буенча семинарда катнаштылар. Бу дәресләр безнең егет-кызларга олимпиадаларда лаеклы чыгыш ясарга ярдәм итәчәк.
Март аенда кече фәннәр академиясе базасында күчмә физика-математика олимпиадасы узды, Зәйдән катнашкан 24 укучының 10сы әлеге олимпиадада җиңүчеләр һәм призерлар булдылар һәм югары уку йортына ташламалы керү мөмкинлеге алдылар .
Узган уку елында безгә кайбер каршылыклар белән дә очрашырга туры килде, үз-үзебезне изоляцияләү барлык дәресләрне һәм чараларны дистанцион режимга күчерергә мәҗбүр итте. Бөтенроссия яшүсмерләр тикшеренү эшләре конкурсы финалы да дистанцион режимда узды. Анда безнең укучы Матвей Лукин җиңүче булды.
2020 елның августында без «Киләчәк инженерлары» онлайн-фестивале уздырдык, анда бөтен Россиядән 150гә якын педагог һәм методист катнашты. Фестивальнең партнерлары - балаларга белем бирү өлкәсендә IT-технологияләр кертү белән шөгыльләнүче оешмалар һәм эшкуарлар. Фестиваль нәтиҗәләре буенча мәктәпкәчә яшьтән башлап балаларга интеллектуаль белем бирү өлкәсендә яңа партнерлар белән хезмәттәшлек итү юллары билгеләнде.
Безнең учреждениенең перспективалары күп. Хәзерге вакытта кече академия укучылары республика һәм бөтенроссия олимпиадаларының республика этабында район данын яклыйлар. Без аларга уңышлар телибез!

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: