Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйнең күркәм гаиләләрен хөрмәтләделәр

Гаилә көнен бәйрәм итү уңаеннан район ЗАГС бүлегендә 15, 20, 30 ел бергә гомер иткән юбилярларны котладылар.

Чарага Вәлиәхмәтовлар, Забурдаевлар, Прокопьевлар гаиләләре чакырылган иде.

Бу нәселләрдә ирле-хатынлы озак бергә тату яшиләр, балаларын, оныкларын үстерәләр.

- Бу гаиләләрнең девизы «Мәхәббәт барыннан да өстен!». Алар яшь буынга үрнәк булып торалар, - ди ЗАГС бүлеге башлыгы Гөлфия Вәлишина.

Кунаклар үзләре дә гаилә бәхете серләре татулыкта, бердәмлектә, бер-береңне хөрмәт итү, яратуда, дип уртаклаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев