Зәй офыклары

Зәйнең “Минем ишегалды лагере” проекты грант алды

Зәй яшьләре командасы җиңү яулады.

“Байкал” форумы кысаларында  18 сентябрьдә Бөтенроссия яшьләр проектлары  конкурсына  нәтиҗә ясалды. Шунысы игүтибарга лаек, конкурста катнашып җиңүчеләр  арасында  Зәйдән Ростислав Аладышкин да бар. Зәйнең студентлар отрядлары үзәге җитәкчесе Ростислав Аладышкин   конкурста “Минем ишегалды лагере” проекты белән катнашты һәм аны тормышка ашыру өчен 350 мең сум күләмендә грантка ия булды. Аның әйтүенчә, 2021 ел башыннан  Зәй балалары өчен “Кышкы ишегалды” сменасы оештырылачак.

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: