Зәй офыклары

Зәйнең Мирный бистәсе егете Дмитрийдан туган якларга солдат сәламе

Зәйнең Мирный бистәсе егете Дмитрий Афанасьев мәктәпне тәмамлагач, Зәй политехник колледжында автомеханик белгечлеге ала. Көзге чакырылышта армия сафларына алына.

- Улыбыз алдында хезмәт итәргәме, юкмы, дигән икеләнүләр булмады, хәрби бурычын үтәргә үзе теләп китте. Улымның Ватан сакчысы булуы белән горурланам. Чын ир-егет булу өчен "солдат шулпасы" ашау кирәк. Туган оясыннан аерылып торгач, егет кеше әти-әнисенең дә, туганнарының да кадерен белә башлый. Мөстәкыйльлеккә, дисциплинага өйрәнә. Исән-сау гына йөреп кайтсын, аның кайтыр көннәрен санап барам, - ди әнисе Людмила.
Дмитрий  хәрби антны Саратов өлкәсенең  Вольск   шәһәрендә  кабул иткән. Ул химик гаскәрләрдә  хезмәт итә.
Дмитрий туган якларга солдат сәламен җибәрә. Ватан алдындагы изге бурычын үтәүдә солдат егетебезгә   уңышлар, уяулык, ныклы ихтыяр көче, сәламәтлек, исән-имин туган якларга әйләнеп кайтуын теләп калабыз.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: