Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйнең Мирный бистәсе мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган экспозиция оештырылды

Бөек Җиңү көне якынлашкан бу көннәрдә туган илебезне яклап безгә матур, тыныч тормыш бүләк иткән сугыш һәм тыл ветераннарыбыз каршында баш иеп, аларга чиксез рәхмәтебезне белдерәбез.

9 Май алдыннан Мирный мәдәният йорты фойесында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган  экспозиция оештырылды.

Иксез-чиксез илебезнең бер генә гаиләсенә дә Бөек Ватан сугышы җиле кагылмый үтмәде. Һәр йортның да үз тарихы, анда туганнарының һәм якыннарының фотосурәтләре, башка ядкарьләре кадерләп саклана. Совет солдатының планетага тынычлык һәм ирек алып килүенә 76 ел узды. Шул вакыттан  күпме генә еллар узса да, халкыбызның бөек батырлыгын, тынычлыкның нәрсә бәрабәренә яулап алынуын без һәрвакыт истә тотачакбыз.

Мәдәният йортына чарага килүчеләр балаларның Бөек Җиңү темасына рәсемнәрен һәм Бөек Ватан сугышы турындагы проза, поэзия һәм публицистика әсәрләренең җыентыкларын карап кына калмадылар, ә сугыш, кеше язмышлары турында язылган китапларны укырга  өйләренә дә алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев